Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция хәбәр итә

Шекше авылында яшәүче ике арада чыккан ызгыш вакытында анасына йодрыгы белән суга, муеныннан буып алып, үтерү белән яный.

Шәмәрдән кешесе исерек хәлдә хатынына суккан, үтерү белән янаган.

Шәмәрдән авылы кешесен машинасында Мичәнбаш янындагы кырдан барганда полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Аның исерек хәлдә булуы, аңарчы да юл хәрәкәте кагыйдәләрен шушы рәвешле тупас бозганы өчен правасын алдырганлыгы ачыклана.

Татар Икшермәсе авылы кешесе агач таяк белән олы яшьтәге әтисенә суга, аңарчы әнисенә дә үтерү белән янаган була.

Лесхоз бистәсендә яшәүче үз йортында кызына суга, кулына пычак тотып, үтерү белән яный.

Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Людмила Юзеева, штаб начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев