Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция хезмәткәрләре котлаулар кабул итте

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә полициянең һөнәри бәйрәме уңаеннан тантаналы чара үткәрелде.

 

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә полициянең һөнәри бәйрәме уңаеннан тантаналы чара үткәрелде. Эчке эшләр органнары  хезмәткәрләрен һәм ветераннарны район башлыгы Рәис Миңнеханов, бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов тәбрикләде. Бер төркем хезмәткәрләр дәрәҗәле исемнәргә, медальләр, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталарына лаек булды. Аерым алганда, Булат Сабировка Россия Эчке эшләр министрлыгының  I дәрәдә “За отличие в  службе” медале тапшырылды һәм эчке эшләр бүлеге подполковнигы дәрәҗәсе бирелде. Тыл начальнигы Данил Фәттахов та  подполковник  булды. Полиция капитаны Рүзәл Нотфуллин, өлкән сержант Айнур Садыйков,  юстиция подполковнигы Айгөл Хәбибрахманова II дәрәҗә, участок вәкаләтлесе Марат Гатин III дәрәҗә “За отличие в  службе” медальләре  алдылар, Штаб начальнигы Раил Гәрәевка “За отличную службу в МВД по Республике Татарстан”  күкрәк билгесе тапшырылды  Барлык килгән кунаклар да полиция хезмәткәрләренә авыр эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев