Район китапханәсендә өлкәннәр арасында «Тамчы-шоу» уены узды [+фото]
Район китапханәсенең уку залында якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Район китапханәсенең уку залында якынлашып килүче өлкәннәр көне уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче "Өлкәннәр", "Сөембикә", "Алтын куллар" клуб әгъзалары өчен "Безнең еллар – безнең байлык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Өлкәннәребезне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Загидуллин котлап үзенең изге теләкләрен җиткерде. Чара "Тамчы-шоу" уены формасында узды, гаилә тормышы, балаларны һәм үсмер буынны тәрбияләү темасына төрле кызыклы бәйгеләр оештырылды. Бәйрәмнең икенче өлешендә әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәребез матур теләкләрен җиткереп, видео-клиплар карап, яраткан җырларын җырлап күңел ачтылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев