Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район хакимиятендә террорга каршы комиссия утырышы үтте

Мәгълүм булганча, киләсе атнада – 19-24 октябрь көннәрендә Казанда БРИКС саммиты үткәреләчәк. Шул уңайдан башкалабызда шактый гына чикләүләр кертелә.

Шулай ук республикада 16 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр барлык төрләрдәге ау туктатып торыла. Татарстанда 10 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр спорт һәм массакүләм чаралар үткәрелми.

Район башлыгы Рәис Миң­неханов рәислегендә Саба муниципаль районында терроризмга каршы комиссиясенең чираттагы  утырышына да шушы мәсьәлә – “БРИКС  дәүләтләре башлыклары очрашуы вакытында Саба муниципаль районы территориясендә комплекслы иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә  чаралар турында”гы  көн тәртибе  кертелгән  иде. Сөйләшүдә көч структуралары, ведомстволар, башкарма  комитетның бүлек  җитәкчеләре,  авыл  җирлекләре башлыклары катнашты. Төп  чыгышны полиция начальнигы  Серенат Ногманов ясады.

“БРИКС саммиты  вакытында Казанда иминлекне тәэмин итүдә Эчке  эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләре дә катнашачак. Районда гражданнарның иминлеге беренче чиратта оешма-предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә йөкләнә. Шул уңайдан барлык объектларда пропуск режимын көчәйтү зарури. Хәзерге вакытта күп  оешмаларда металл детекторлары бар һәм  алардан билгеләнеше буенча  файдалану  сорала. Каравылчылар,  сак эше хезмәткәрләре белән инструктажлар үткәрүне, территорияләрдә шикле әйберләр табылу,  гадәттән  тыш хәлләр очракларына персоналның әзер­леген тикшерүне сорыйбыз.  Террорлык  акты турында  ялган  хәбәр бирүчеләрне оператив рәвештә  ачыклау чаралары үткәрү мөһим. Видеокүзәтү системалары эшләү режимына куелмаган оешма-предприятиеләрдә  кимчелекләрне ашыгыч рәвештә төзәтү чаралары күрергә ки­рәк. Авыл  җирлекләре башлыклары гражданнардан үз тер­­риторияләрендә шикле ке­шеләр йөрүе турында хәбәрләр  алган­да,  Украинадан качаклар кыяфәтендәге гражданнар пәйда булганда мәҗбүри тәртиптә бу хакта полициянең  участок  вәкаләтлеләренә җиткерергә бу­рычлылар. Саммит барган  көн­нәрдә массакүләм  чаралар үт­кәрүне вакытлыча туктатып то­рырга  киңәш итәбез”, – дип  сөйләде Серенат Ногманов.

Рәис Миңнеханов дөньядагы катлаулы хәл шартларында илдәге  вакыйгаларга бездән ерак дип карамаска, һәртөрле вәзгыятькә әзер булырга кирәклеген искәртте. Соңыннан Саба муниципаль районы башлыгының коррупциягә һәм террорчылыкка каршы эш буенча ярдәмчесе Азат Хәлилов чыгыш ясады.

Каралган мәсьәлә буенча чы­гышлар һәм фикер алышу нәтиҗәләре буенча чараларны үтәү срогы һәм җаваплы затлар күрсәтелгән карарлар кабул ителде.

Полициядә “кайнар элемтә” телефоннары (02, 2-32-02, 2-33-42) тәүлек буе  эшли, хәвеф  сигналы буенча  ашыгыч  чаралар   күреләчәк. Шулай ук гадәттән тыш хәл очракларында хәбәр итү өчен телефоннар: 112 (бердәм  экстрен номер), 01 (янгын), 03 (ашыгыч  ярдәм), 04 (газ хезмәте).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев