Районда  11 апрельдән «Автобус» профилактик операциясе башланды
Район яңалыклары

Районда 11 апрельдән «Автобус» профилактик операциясе башланды

Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре техник контроль чараларын – тахографларны кулланып, машина йөртүчеләрнең тизлек режимын, хезмәт һәм ял итү вакытларын контрольдә тотуны көчәйтәчәк

Районда  11 апрельдән «Автобус» профилактик операциясе башланды.

Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре техник контроль чараларын – тахографларны кулланып, машина йөртүчеләрнең тизлек режимын, хезмәт һәм ял итү вакытларын контрольдә тотуны көчәйтәчәк.

“Автобуслар һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә, чөнки алар күпләгән пассажирларны, шул исәптән мәктәп балаларын да йөртә”, – диде ЮХИДИнең  район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.

20 апрельгә кадәр район юлларында йөрүче барлык автобусларны тикшерергә тырышачаклар. Бу, беренче чиратта, пассажирларның иминлеге тәэмин итү максатында эшләнә.


Нет комментариев