Райондашыбыз Алисә Гыймадиева «Күрше фест» халык конкурсында грант отты
Республикада игълан ителгән «Күрше фест» халык конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Приз фонды – 20 миллион булган әлеге конкурска Татарстаннан 585 проект тәкъдим ителгән, шуларның 64е грант алган.
Шунысы куанычлы, җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар. Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гыймадиева командасы белән 3 ишегалдында «Халкымның күңел бизәкләре» дип исемләнгән чаралар уздыру хокукын алды. Әлеге чараларда татар халкының милли бизәкләре турында сөйләшү, әлеге бизәкләрне агачка төшереп буяу буенча мастер-класслар, милли уеннар, фотосессия үткәрү һәм халкыбызның милли ашлары белән чәй эчү планлаштырыла.
24 июльдән Байлар Сабасында мавыктыргыч ишегалды бәйрәмнәре башлана. Аларга уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев