Районыбыз егетләре – Казан Сабантуйлары батырлары
Бүген Казан шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйларда районыбызның яшь көрәшчеләре зур уңышка иреште.
Бүген Казан шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйларда районыбызның яшь көрәшчеләре зур уңышка иреште.
Тынычлык бистәсендә узган милли бәйрәмгә республиканың иң көчле спортчылары килгән иде. Яшь егетләребез сынатмады. Югары Симет авылыннан Булат Әхмәдуллин – 70 (тренеры Дилюс Закиров), Сабабаштан Ильяс Габдрахманов (тренеры Илдар Ермолаев) 50 килограммга кадәрге үлчәүдә батыр калдылар. Алар музыкаль кинотеатр белән бүләкләнде. Дәрвишләр бистәсендә оештырылган Сабантуйда Югары Симеттән Илшат Ибраһимов (авыр үлчәүдә) җиңүче булган. Инсаф Әхмәдуллин 4нче урынны алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев