Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Районыбыз мәчетләрендә гает намазы уку тәртибе

Рамазан гаете көнендә, мөмкинлеге булган һәрбер мөселман иртүк йокыдан торып пакьләнергә, чиста һәм матур итеп киенеп мәчеткә барырга тиеш.

Мәчеткә барганда ашыкмыйча, салмак адымнар белән, вәкарь белән бару мәслихәт. Юлда барганда Аллаһ Тәгаләне зикер итеп, ягъни искә алып бару бик күркәм гамәл. Ирләр мәчеткә тәкъбир әйтеп баралар. Бәйрәм намазына балаларны алып бару – яшь буынны Исламга өндәү, Аллаһ диненә якынайту ул.
Гает көнне, ягъни 30 март, якшәмбе көнне районыбыз мә­чет­ләренә җәмәгатькә  4:40 тан соңга калмыйча жыелып бетү сорала. Иртәнге намаздан соң вәгазь, Коръән укыла, күмәкләшеп дога кылына, гает намазы укып тәмамлана. Бәйрәмне матур итеп, туганнар, дуслар, дин кардәшләр белән аралашып үткәрик, мөхтәрәм җәмәгать. Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Саба районы мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев