Юл сакчылары кисәтә
Агымдагы атнада районда “Тоннель” операциясе үткәрелә. Чара барышында балаларын махсус утыргычларда йөртмәүчеләрне, иминлек каешларын эләктермәүчеләрне, исерек хәлдә руль артына утыручыларны ачыклауга зур игътибар биреләчәк. Шулай ук элегрәк юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен салынган штрафны түләмичә йөрүчеләр дә тикшерелә. Юлларда игътибарлы булыгыз.


Нет комментариев