Районыбызның хезмәт алдынгылары тәбрикләнде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Ветеринария өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Саба район дәүләт ветеринария берләшмәсе" Азин ветеринария участогы мөдире-ветеринария табибы Альберт Габбас улы Хәйретдинов;
Җирле үзидарәнең финанс органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Саба районы үзәкләштерелгән бухгалтериянең әйдәп баручы бухгалтеры Гөлия Равил кызы Саматова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Районның авыл хуҗалыгы тармагының бухгалтерлык хисабы һәм хисап системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Игенче» җәмгыяте бухгалтеры Алсу Таһаветдин кызы Шәйхиева;
Район халкына транспорт хезмәте күрсәтүдә күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Яшен" җәмгыяте шоферы Зөфәр Гомәр улы Арсланов;
Районның авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү бүлеге өлкән белгече Раушан Рәшит улы Гатиятов;
Районның халык хуҗалыгына транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен "Рамазан" җәмгыяте бухгалтеры Лилия Мансур кызы Хисамова;
Җирле үзидарәнең финанс органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге баш белгече Лилия Фоат кызы Якупова;
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның газ сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен "Газпром трансгаз Казан" җәмгыятенең мөлкәтне саклауны тәэмин итү бүлеге инспекторы Илшат Юныс улы Гатауллин, җитештерү-техник бүлегенең 2нче категорияле инженеры Фәнил Фәрит улы Мөбарәкҗанов, авария-диспетчерлык хезмәте мастеры Рәсил Рафаил улы Салихов;
Хокук саклау органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Саба районы буенча ведомстводан тыш сак начальнигы Айдар Гыйльмулла улы Галиев Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен "ТРЕЙД МЕТАЛЛ" җәмгыяте директоры Илсур Ибраһим улы Галиев Саба муниципаль районының Мактау грамотасы һәм алтын билгесе белән бүләкләнде.
Саннар сөйли
Районның ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы елның шушы чорына барлыгы 112 бала дөньяга килгән (2022 елның әлеге чорына ул 113 булган) һәм 277 үлем очрагы теркәлгән (2022 елда – 302). 98 яшь гаилә никахлашып, яңа тормыш башласа, шул вакытта 57 гаилә аерылышкан. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда кавышучылар 2гә арткан, аерылышучылар саны 5кә кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев