Районыбызның хезмәт алдынгылары тәбрикләнде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм терлекчелек тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен «Симет» җәмгыяте сыер савучысы Гөлсирин Әнәс кызы Җәләлова, «Юлбат” җәмгыяте сыер савучысы Гүзәл Гыйлемхан кызы Галиуллина, терлекче Фәнүзә Фәрит кызы Миңнебаева, “Шытсу” җәмгыяте терлекчесе Тәлгать Хәмит улы Гыймадиев һәм Рәдис Мәгъсүм улы Фәйзрахманов, “Туган Як” җәмгыяте терлекчесе Рафит Рәшит улы Нуриәхмәтов һәм Фәргать Фәйзрахман улы Хәбибрахманов, «Саба» җәмгыятенең ветеринария санитары Динар Данил улы Мирзин, саву станциясе операторы Радик Ильяс улы Ашаров, “Саба” җәмгыяте тракторчылары Рәдиф Шәрхимулла улы Гатиятуллин, Илдар Галимҗан улы Садыйков;
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә нәтиҗәле хезмәте һәм терлекчелек тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен «Мөхәммәтшин З.З.» КФХ орлыкландыручысы Наталья Александровна Кузнецова, ветеринария фельдшеры Владимир Иванович Романов;
Физик культура һәм спорт системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Олимп" спорт мәктәбе" инженеры Рәисә Хәбибрахман кызы Минһаҗева Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев