Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Равил Кузюров: Бурычым – хезмәт хакларын арттыру

2019 елда дәүләт урман фондында – 110, ерганаклы тау битләрендә 1740 гектарда яшь агачлар утыртылган һәм тәрбияләнгән, 137 мең кубометр агач кисеп чыгарылган, 670 миллион сумлык товар җитештерелеп сатылган. Әле­ге күрсәткечләргә ирешүгә һәр кол­лективның намуслы хезмәте кергән. Дүшәмбедә Лесхозда үткәрелгән Саба урман хуҗалыгы алдынгылары һәм ветераннары слетында Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин әнә шулай дип белдерде.

“Легендар урманчы Нургали Миңнехан улы ничек өйрәтеп  калдырды, эшне шулай дәвам итәбез. Инде 2020 елның да ике ае узып бара. Урманчыларыбыз  ылыслы агач орлыклары әзерләү белән шөгыльләнә,   механизатордар  язгы кыр  эшләрендә катнашачак техниканы  сафка бастыра. Агымдагы  ел хезмәт нәтиҗәләре дә куанычлы булачагына ышанам”,– дип хезмәттәшләренең күңеленә рух  өстәде  баш  урманчы һәм бүләкләүләрне аксакал  ветераннардан башлады.  Залда яшьләргә дә урын бирелүе  ирешелгәннәрдә аларга алмашка   килгән буынның да өлеше булуы турында сөйли. Шуларның  бер  вәкиле  Азат  Зиннәтуллин да, табигатьне  яратканга, бабасы, әти-әнисе үрнә­гендә, аларның эстафетасын дәвам итә. Башта орлыкчылык-селекция үзәгендә эшләгән, инде  ике  елдан артык  Сабабаш  урманчылыгы  коллективын  җитәкли. “Эштә проблемалар булмый  калмый  инде  ул, әмма без аларны җиңеп  чыгабыз”,– ди  ул. Азат үзе  яратып  сайлаган  өлкәдәге  нәтиҗәле  хезмәте  өчен министрлыкның  Мактау  грамотасы белән бүләкләнүчеләр  исем­­легендә дә бар  иде.  Слетта катнашкан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әлеге бүләкне 8 урманчыга тапшырды һәм барысын да хезмәткә түләүнең аерым игътибарда булачагын әйтеп   сөендерде. “Әлеге мәсьәләдә үзәк аппаратның инспекторлык составы белән  эш алып барабыз. Гыйнвар  коллегиясендә  Федераль урман хуҗалыгы  агентлыгы җитәкчесе  Сергей Аноприенко белән очрашу булды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев