Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның 9 Май бәйрәме котлавы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар!

Сезне бөек бәйрәмебез – Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм.1945 елның маенда кешелек тарихындагы иң авыр һәм иң куркыныч сугыш тәмамланды. 9 Май – илебез халкы өчен тантана көне. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның исеме Россия һәм бөтен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Быел без Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итәбез. Совет халкы күрсәткән тиңдәшсез батырлыкны без еллар үткән саен ныграк аңлый барабыз. Илебезгә Җиңү язын китерүчеләр арасында якташларыбыз да лаеклы урын алып тора.  Фронтка безнең районнан 8427 кеше киткән, шуларның 4989ы яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган. Кызганыч, сугыш юлларын үтеп, туган җиренә әйләнеп кайткан солдатларның да инде күбесе арабызда юк. Бүген районыбызда 10 сугыш ветераны һәм инвалиды, 15 ирләре сугышта үлеп калган тол хатыннар яши.   

  Җиңү бәйрәме – ул шатлыклы күз яшьләре,  һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту – намус эшебез. Яшь буын һәм бүгенге Ватан сакчылары өчен хәзер дә ныклык һәм каһарманлык үрнәге булып торучы ветераннар – аларның исәннәре дә, мәңгелеккә күчкәннәре дә – һәммәсе алдында без чиксез бурычлы. Алар бүгенге көндә төрле буын вәкилләре, кешеләр язмышын бер сафта берләштергән үлемсез полк символына әйләнде. Бүген сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннар. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, туган җиребезне яратырга, аны сакларга өйрәткәнегез өчен мең рәхмәт. Бәйрәм рухы күңелләрне күтәрсен, Ватаныбыз белән горурлану хисе яңа казанышларга һәм җиңүләргә ирешүдә көч-куәт биреп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев