Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда “Кышкы каникуллар” профилактика чарасы башланды

2022 елның 23 декабреннән яңа елның 9 гыйнварына кадәр республикада балаларның юлларда, транспортта имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән “Кышкы каникуллар” чарасы уза.

 

2022 елның 23 декабреннән яңа елның 9 гыйнварына кадәр республикада балаларның юлларда, транспортта имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән “Кышкы каникуллар” чарасы уза.

2021 елның 11 аенда республика юлларында 422 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган һәм 45се төрле тән җәрәхәте алган. Бигрәк тә аларны автобусларда пассажирлар буларак   йөрткәндә аварияләрнең  артуы борчылу тудыра. Әлеге бәхетсезлек очраклары 12 баларның  үлеменә  китерде.  Юлларда хәл кискенләшү сәбәпле һәм балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау максатыннан, чара барышында балаларны йөртү кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак.Балаларның урамаркылы чыкканда кагыйдә бозуларын кисәтүдә яшь юл хәрәкәте инспекторлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, “Ата-аналар патруле”, “Әтиләр патруле” инициатив төркемнәре, шулай ук “Россия укучылары хәрәкәте” иҗтимагый оешмасы әгъзалары да катнашачак. Хокук таләпләренең үтәлмәве  турында мәгълүмат профилактика эш алып бару өчен балаларның уку урынына биреләчәк.  Мәктәпләрдә  полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрү каралган. Автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да тематик  лекцияләр оештырылачак.

Көн кыскару, һава шартлары начарлану сәбәпле, ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм уяу булырга, яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнәрдән    йөрергә  чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев