Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәис Миңнеханов бертавыштан район башлыгы вазифасына сайланды

Бүген Саба муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш беренче утырышы үтте. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгын сайлау – көн тәртибенә куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе иде. Утырышта катнашкан Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әлеге җаваплы вазифага Татарстан Президенты исеменнән Рәис Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте.

undefined

Район Советы утырышында катнашкан 36 депутатның 36сы да, яшерен сайлау юлы белән, үз тавышын Рәис Нургали улы Миңнехановка бирде. Яңа сайланган район башлыгы Саба районына, аның халкына намуслы хезмәт итәргә ант итте. ”Миңа йөкләтелгән Саба муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкарган вакытта Россия Федерациясе Конституциясе һәм законнарына, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнарына, Саба муниципаль районы Уставына таянып эшләргә һәм Саба халкының мул тормышта яшәвен тәэмин итәргә булган бар белемемне һәм тырышлыгымны куярга, гражданнар һәм кешеләрнең хокукларын һәм бәйсезлеген якларга ант итәм” дип вәгъдә бирде ул. Район башлыгы урынбасары итеп яңабаштан ачык тавыш бирү юлы белән Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов сайланды.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев