Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үрнәк гомер юлы үткәннәр

27 июльдә Чәбки-Саба авылында яшәүче Сәкинә Солтангәрәй кызы Насыйбуллинага 90 яшь тулды. Ул әти-әнисе Түбән Тагил шәһәренә кунакка барган вакытта дөньяга килеп, алар гаиләләре белән кабат туган яклары – Зәй районы Карман авылына кайтып төпләнгәннәр. Сугыш башлангач, Сәкинә апа да олылар белән беррәттән, колхоз эшенә чыгып, ашлык сугу машинасында эшли.

Хатын-кыз җилкәсе күтәрә алырлык бөтен авыр эшләрне башкара. Алар Ижау шәһәрендә булачак тормыш иптәше – Чәбки-Саба авылы егете Галимулла Насыйбуллин белән танышалар. 1953 елда егет кызны үзенең туган ягына алып кайтып, гаилә коралар. Үзләре үрнәгендә тырыш, булдыклы биш бала тәрбияләп үстерәләр. Сәкинә Солтангәрәй кызы озак еллар кооперация системасында хезмәт куя. Сатыш авылы мәктәп буфетында, Өчнарат ашханәсендә эшли. Чәбки-Саба авылы кибетендә эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә 11 онык, 13 оныкчыкка кадерле әби-бабай булып, Галимулла абый белән хәерле, тыныч картлык кичерәләр. 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин Сәкинә Насыйбуллинага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырып, ихтирам сүзләре җиткерде. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X