Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Ромашка» агитбригадасы үз эшен башлап җибәрде

30 август көнне Шекше авылы мәдәният йорты һәм Сәрдә авылы клубы хезмәткәрләре үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә, 60-80нче елларда эшләгән «Ромашка» агитбригадасы эшен яңадан торгызып җибәрделәр.

Кызу урак өстендә, төшке аш вакытында, мәдәният йорты үзешчәннәре “Игенче” җәмгыятендә эшләүче механизаторлар, комбайнчылар һәм ындыр табагы хезмәткәрләре өчен   "Дан сиңа игенче!» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр. Бөтен  Татарстан халкы бәйрәм иткән көндә милли костюмнар кигән үзешчәннәр авыл хезмәтчәннәре өчен чыгыш ясадылар. Игенчеләр әйтүенчә, кырга килгән артистларның үзләре яраткан җырларны башкаруы, күптән онытылган көйләрнең яңгыравы аларның күңеленә бик ятышлы. Өлкән җырчылар Фирдәүсә Нәзирова, Зәлилә Әхмәтшина, гармунчы Рәкыйп Шәрипов, яшь башкаручылар Илсинә Гәрәева, Ландыш Сабирҗанова, Исламия Хисмәтова һәм мәдәният хезмәткәрләрен туплаган «Ромашка» агитбригадасы җәйге, кызу көннәрдә кыр станына концерт белән чыгып, хезмәт геройларын хөрмәтләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев