Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Россиядә 11-17 мартта вируслы С гепатитыннан зарарлануны профилактикалау атналыгы үтә

Сары авыруы – җитди мәсьәлә

 

 

   Россиядә 11-17 мартта вируслы  С гепатитыннан зарарлануны профилактикалау  атналыгы  үтә. Ел саен әлеге куркыныч чирдән безнең илдә 250 мең чамасы кеше үлә. Атналык  уңаеннан район үзәк хастаханәсе табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Резеда Фәттаховага мөрәҗәгать итеп, С гепатитына бәйле  вәзгыять белән кызыксындык. 

–Агымдагы  елның 11 мартына районда гепатит вирусын йөртүче 90 кеше  исәптә тора. Бу әле  диагноз  ачыкланган  авырулар гына,– диде Резеда  Зөфәровна.

–Вируслы гепатит ничек тарала?

 –Вирус йөртүче  карап торышка  сау-сәламәт кеше булырга  мөмкин. Чөнки  авыруның  симптомнарсыз  формасы да була. Вирус канда һәм башка  биологик  сыекчаларда  яши. Димәк, алар  кешенең аз гына сыдырылган тиресенә эләксә дә йогышлану булырга  мөмкин. Тагын бер  юл –  тәнгә наркотик кадау. Шулай ук маникюр, пирсинг  ясатканда  да,  инструментлар  вируслы булса,  йогышлану куркынычы бар.

 –Чирдән нинди  юллар белән  сакланып була? Вакцина  ярдәм итәме?

  –С гепатиты  вирусы бик тиз үзгәрүчән. Шуңа күрә аңа каршы торырлык вакцина дөньяда юк. Профилактиканың төп  чарасы – шәхси гигиена әйберләреннән генә файдалану, наркотиклар  кулланмау, очраклы  җенси элемтәләрдән  сак булу. Хәзер авыру башлангыч  стадиядә уңышлы дәвалана. Үзеңдә гепатит билгеләренә (ару-талу, начар хис итү, күңел болгану, аппетит булмау, сары тире һәм күз склеры төсе) салкын карамаска, вакытында  табибка  мөрәҗәгать итәргә, тикшеренергә кирәк. 

Әңгәмәдәш – Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев