Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ РАЙОНЫБЫЗДА БУЛДЫ

Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ида­­рә­сенең 6 май­га булган мәгъ­лүматына караганда, район буенча 4880 гектарда арпа, 688 гектарда солы, 687 гектарда бодай, 310 гектарда борчак, 631 гектарда азык катнашмасы, берьеллык һәм күпьеллык культуралар чәчелгән. Аерым хуҗалыклар буенча алганда, “Игенче” җәм­гыятендә 876 гек­тарда, ягъни барлык мәйданнарның 33 процентында эш баш­карылган. “Ту­ган як”та сабан куль­туралары чәчү – 770, “Мөхәммәтшин” хуҗа­лы­гында 722 гектарда үткәрелгән. “Шытсу” пред­приятиесендә – 135 гектарда арпа һәм 50 борчак, “Курсабаш” җәмгыятендә 75 гектарда арпа чәчкәннәр.

Кичә районыбызда чәчү кампаниясе белән вертолетта очып Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов та танышты. Чулпыч авылы янында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җир­лекләре башлыклары белән очрашып, кыр эшләре барышы, аграрийларның моң-зарлары белән кызыксынды. “Хуҗа­лыкларда быел субсидияләр хисабына җи­тәрлек күләмдә ашлама тупланды. Мо­ның өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт”,– дип билгеләп үтте район башлыгы Рәис Миңнеханов. “Нәтиҗәлелек күр­сәтеп, чәчүне ахырына җиткерергә кирәк. Эшләрегез күп, әлегә 33 процент кына башкарылган”,– дип бәя бирде Президент. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Саба районындагы җирләрдә уңышның бары хезмәт белән генә алынуына басым ясады. Рөстәм Миң­неханов җитәкчеләр белән очрашуда авылда яшәүчеләргә торак төзелеше алып баруда дәүләт ярдәме, аның формаларын камилләштерү хакында сөйләшүләр алып барды. Чулпыч авылы янындагы роботлаштырылган сөтчелек комплексы төзелешенең барышы белән кызыксынды.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев