Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Руль аеклар өчен генә

Районда исерткеч эчем¬лекләр кулланган килеш машина йөртүчеләр белән бәйле вәзгыять катлаулы булып кала.

Чөнки аек булмаган руль артына утыручы баш­ка­ларның да гомерен куркыныч астына куя. Агымдагы елның июнь аен алсак, ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре аек булмаган 5 автомобиль йөртүчене тоткарла­дылар. Сабага башка тө­бәкләрдән килеп, исерек хәлдә йөрү­челәр артты. Әйтик, 3 июньдә Завод урамында сәгать 12дә туктатылган Казан гражданының спиртлы эчемлек кулланганы ачыклана. Юк-бар да кеше түгел югыйсә, матур җырлары белән тамашачы күңелен яулаган профессионал артист әле. Моннан тыш юлдагылар 18 июнь кичендә Сабаның Объездная урамында тыз да быз йөргән “Кио-Рио” автомобиленә игътибар итәләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткач, рульдә 1981 елгы исерек хатын-кыз булуы ачыклана. Исеме хокук саклау органнарына шактый таныш “зат” булып чыга ул. Инспекторлар 14 июньдә Саба-Олы Кибәче юлында исерек хәлдә “Лада” машинасы йөрткән 1997 елгы Тиләҗе авылы егетен дә административ җа­ваплылыкка тарттылар. Ике йөртүчегә карата тагын да кырысрак чара күрелде: аларга җинаять эше кузгатылды. Тат.Икшермә авылыннан 1984 елгы В.га исерек хәлдә машина йөрткән өчен алдырган “права”сын быел гына кире кайтарып биргәннәр иде. Ул 20 июньдә Иске Икшермә авылында кабаттан аек булмаган килеш машина йөрткәндә тоткарланды. Саба-Лесхоз юлында “ГАЗ” машинасы белән барганда 18 июньдә туктатылган М. да 2018 елда транспорт белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Шуннан соң бер ел да узмаган килеш кабат спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырган.

Агымдагы елның 6 аенда бүлекчә хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән юл-транспорт һәлакәтләренең 3571 очрагы кисәтелде, 39 исерек йөртүче җа­вап­лылыкка тартылды. Инспекторлар штрафларын вакытында түләмәүчеләргә дә чара күрә. Аларга штрафларын икеләтелгән күләмдә түләргә туры килә яисә административ арест кулланыла.

Фото: архив/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев