Руль артында тыелган матдә тәэсирендә тоткарланган
Агымдагы елның 2 июнендә полиция хезмәткәре Байлар Сабасының Игенче урамында “Лада Веста” автомобилен туктата. Йөртүчедә алкоголь исереклеге билгеләре – битенең төсе кискен үзгәрүе, үз-үзен тотышының сәерлеге күзәтелә.
Алкотектор тикшерүе исә 0,000 промилле күрсәтә. Шуннан соң Хәкимовка хастаханәдә медицина тесты узарга тәкъдим ителә. Йөртүче ризалык белдерә. Химик-токсикологик анализ вакытында аның организмында исеме авыр әйтелешле матдә – тетрагидроканнабинол кислотасы барлыгы ачыклана. Шулай итеп, медицина нәтиҗәсе буенча йөртүче исереклек халәтендә була. Әмма алкогольдән түгел, ә куллану тыелган матдә тәэсирендә.
Административ җаваплылыкка тартылучы, гәрчә алдан хәбәр ителсә дә, 2 августка билгеләнгән суд утырышына килмәде, эшне карауны кичектереп торуны да сорамады. Ягъни закон мөмкинлек биргән хокукыннан файдаланмады. Әмма процесс барышында катнашмау бернәрсәне дә үзгәртми. Суд карары чыгарылганда йөртүченең аңарчы да административ җаваплылыкка тартылуы аның хәлен авырайта торган шарт буларак исәпкә алынды. Шулай итеп, Хәкимов бер ел да 6 айга транспорт белән идарә итүгә хокук биргән таныклыксыз калды. Ике ай эчендә 30 мең сум штрафны да түләргә туры киләчәк.
Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев