Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РУЛЬДӘ –ИСЕРЕК “ЛЕДИ”

ЮХИДИнең район бүлекчәсе оператив материаллары белән танышканда кешеләрдә сабак алу гадәте булмавына исең-акылың китәрлек.

Уйлап карасаң, аек булмаган хәлдә руль артына утырган  өчен 30 мең сум штраф түләү, шуның өстәвенә 1,5 елга  транспорт белән идарә итү хокукын югалту  һәркем өчен дә зур зыян. Бәлки кемнәрдер мондый хәлне бүтән кабатламас­ка ант итәдер. Үз алдына куйган сүзләрен, вәгъдәләрен үтәмәүче кешеләрнең тәүбәләренә ышанырга ярамаганлыкны аңлату өчен халкыбыз үтемле тел белән: «Аның тәүбәләре, вәгъдәләре – тукран тәүбәләре кебек» дип әйтә дә инде. Ни кызганыч, июнь ае андый кешеләрнең байтак булуын   күрсәтте. Әйтик,  Миңгәр  Сабантуеннан  кайтканда туктатылган Югары Симет кешесе М.ның, Сабадан Н.ның, Казаннан  килгән Н.ның эчкән өчен праваларын  алдырганнарына әле бер   ел да  үтмәгән булып  чыкты. Шуңа   күрә  аларга  карата җинаять эше  кузгатылачак. Балтачтан  килгән Г.ның  шушы бәйрәмдә алкотекторга  0,58 промилле булып  чыгарлык хәмер куллануы  ачыкланды. Тагын ике   йөртүченең  (Берсе Түбән Шытсу  авыл җирлегеннән) элегрәк  спиртлы эчемлек  кулланган өчен    машина  йөртү хокукыннан мәхрүм ителү  вакыты да  чыкмаган   иде. Июнь  аенда ал­котектор приборы күрсәткече  буенча ре­кордны (1,5 промилле)  Сабада  яшәүче  ха­тын-кыз  куйды.  1985 елгы ханым Л. аңарчы да исерек хәлдә машина  йөрткән. Бер  ел эчендә икенче тапкыр тоткарланып, нәфесенә хуҗа була белмәве  аркасында үзенә җинаять җаваплылыгына тартылучы исемен  алды.

 Июнь аенда “Туган  як” һәм “Юлбат” хуҗа­лыкларыннан С. белән М. исерек хәлдә  “МТЗ” тракторларына утырып, үзләренә эш бирүче  җитәкчеләрне дә уңайсыз  хәлдә калдырдылар. Бу очракта (механизаторы рейска  чыгар  алдыннан  медицина тик­­шерүе узмаган булса) юридик затларга  карал­ган штраф   күләме  100 мең  сум тәшкил итә.

 Июньдә исерек хәлдә руль  артына  утырган  13  йөртүче  административ, тагын 8е  җинаять җаваплылыгына тартылды. Шу­ларның бишесе – Шәмәрдәндә яшәүчеләр.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев