Рушания Сабирҗанова - беренче бишлектә
Узган атнада Минзәлә районының Әтрәкле авылында «Сабантуй» паркында машина белән сыер савучы операторларның 52нче конкурсы үткәрелде.
Ярышта 42 сыер савучы, терлекчелек буенча консультантлар көч сынашты. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. “Республикада машина белән сыер саву осталары конкурсын уздыру күркәм традициягә әверелде, ул безнең сыер савучыларның һөнәри осталыгын күтәрүдә зур роль уйный һәм кадрлар әзерләүдә әйбәт мәктәп булып тора”, – дип билгеләп үтте ул.
Конкурс тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу өчен агросәнәгать комплексы вәкилләрен, үз эшенең осталарын берләштерә.
Ярышлар теоретик биремнәрне һәм сыер савучылар вазыйфаларын башкару өчен кирәкле практик күнекмәләрне үз эченә алган берничә этапта узды. Катнашучылар заманча җайланмалар белән эш итү осталыгын гына түгел, зоотехния һәм ветеринария өлкәсендә дә тирән белемнәрен күрсәттеләр. Сөтнең сыйфатын тәэмин итү һәм санитария нормаларын үтәү аспектларына аерым игътибар бирелде.
Конкурста безнең районнан “Игенче” җәмгыяте сыер савучысы Рушания Сабирҗанова катнашты һәм шифаханәгә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының юлламасы белән бүләкләнде. “Ярыш кына түгел, ял да булды ул. Конкурста былтыр да катнашкан идем. Шуңа күрә быел җиңелрәк булды. Сынауларны ничек үтәчәгемне белеп бардым. Саву аппаратын 5 минутта җыйдым. Шулай итеп, беренче бишлеккә кердем. Әле минем “Ел хатын-кызы” конкурсында җиңү яулаган өчен бирелгән путевкам да бар. Ике юлламаны бер итеп, октябрь аенда ирем белән ял итәргә барырга планлаштырып торабыз, Алла бирсә”, – диде Рушания Сабирҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев