Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәрвакыт эзләнүдә, иҗатта

Бүген район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы җитәкчесе, “Мишә дулкыннары” язучылар клубының актив әгъзасы Фәрхетдинов Габит Фәсәх улына 75 яшь тулуны билгеләп үттеләр.

Бүген район үзәк  китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы җитәкчесе, “Мишә дулкыннары” язучылар клубының актив әгъзасы Фәрхетдинов Габит Фәсәх улына 75  яшь тулуны  билгеләп үттеләр. Кичәгә юбилярны котларга районыбыз  ветераннары, иҗатчылар   килгән  иде.

Габит Фәрхетдинов 1946 елның 26 августында Тимершык авылында туган. 1969 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый.  Армия сафларында хезмәт итеп кайткач XXII партсъезд исемендәге колхозында баш мал табибы булып эшли башлый. Аннары КПССның Саба райкомы инструкторы, “Җәлил”  совхозы  партком  секретаре, Киров  исемендәге   хуҗалыкта мал табибы, райкомның  авыл  хуҗалыгы  бүлеге  мөдире була. 1986 елда ветеринария лабораториясенә мөдир вазыйфасына билгеләнә. 2000-2006 елларда  – районның баш мал табибы-ветеринария инспекторы. Лаеклы ялга  чыккач та, бик актив тормыш рәвеше алып бара, анда язучылык таланты да ачыла. Саба Үзәк китапханәсендә бистәбезнең өлкән яшьтәге ир-атлары өчен 2010 елның 3 декабрендә “Өлкәннәр” дип исемләнгән клуб оештыра. Ул һәрвакыт эзләнүдә, иҗатта. Республика һәм район матбугатында даими рәвештә язмалары басылып чыга. Авыл хуҗалыгы министрлыгы, һәм Татарстан язучылар берлеге игълан иткән конкурста катнашып, “Хикәя” номинациясендә  “Карачкы вакыйгасы” хикәясе өчен беренче дәрәҗәдәге диплом һәм премия белән бүләкләнде. Авыл тормышын, кешеләрен, мал табибы һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белеп язылган “Чал ветеринар кыйссалары” дигән хезмәтен  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында   мал табибларының өстәл китабы булырлык китап дип  бәяләделәр.

Габит Фәсәх  улын хөрмәтләп ветеринария берләшмәсе  җитәкчесе Зөлфәт  Ганиев,  ветераннар  советы рәисе  Фәнил Ильясов, язучы  Гөлсинә Галимуллина, китапханә директоры  Ләйсән Билалова  һәм  башкалар  чыгыш  ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев