«Саба Арена»да беренче тапкыр «Татарстанның бадминтон гаиләсе» турниры узды
Район яңалыклары

«Саба Арена»да беренче тапкыр «Татарстанның бадминтон гаиләсе» турниры узды

Ярышларда 17 команда көч сынашты.

  Ярышларда 17 команда көч сынашты. Катнашучылар 3 төркемгә бүленделәр: А - көчле, В - урта әзерлекле уенчылар, С - яшь бадминтончылар.

 Пьедесталга түбәндәге гаиләләр күтәрелде:

А төркемендә 1урында - Зариповлар - Миңнегалиевлар;  2 урында:  Шиһабиевлар;  3 урында - Баһмановлар; Галимуллиннар - Шагеевлар.

В төркеме 1 урында:  Хантимеровлар - Нуруллиннар; 2 урында: Әхмәтшиннар - Сафиуллиннар;  3 урында - Идрисовлар, Мәүлетовлар.

С төркеме 1 урында  Кәримовлар; 2 урында  Әхмәтшиннар; 3 урында- Рәхимовлар, Борһаннар.

Барлык катнашучыларны матур уеннар өчен котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Балаларга ярдәм итүче һәм аларга чемпион булырга ярдәм итүче ата-аналарга рәхмәт!


Нет комментариев