Саба автоинспекциясе 1нче  урында
Район яңалыклары

Саба автоинспекциясе 1нче урында

Районыбызда 2024 елда юл-транспорт вакыйгалары 3 тапкыр диярлек, балалар катнашындагы аварияләр, шулай ук тән җәрәхәтләре алучылар саны ике тапкыр кимеде.

 

     Узган атнада Казанда республика дәүләт автоинспекциянең 2024 ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Районыбызның ГАИ бүлекчәсе күрсәткечләренә килгәндә, юл-транспорт вакыйгалары 3 тапкыр диярлек, балалар катнашындагы аварияләр, шулай ук тән җәрәхәтләре  алучылар  саны ике тапкыр кимеде. Юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәүнең 4869 очрагы  ачыкланды. Шулай итеп, былтыргы эш нәтиҗәләре буенча район ГАИ бүлекчәсе республиканың 3нче категориягә кергән коллективлары  арасында 1нче урынны алды.


Нет комментариев