Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Saba Balahoner” тәҗрибәсе башка районнарга күчә

Хәзерге вакытта яшь буынга һөнәри юнәлеш бирү, балаларның социаль-һөнәри үзбилгеләнүен активлаштыру мәсьәләсе алгы планга куела. Һөнәрләр арта тора, ә сабыйларның алар турында күзаллавы әти-әнисенең кайда эшләвен әйтә алуы белән чикләнә. Шуңа да мәктәпкәчә белем бирүгә кураторлык итүче мәгариф идарәләре белгечләре һәм методистлары бу юнәлештә алдынгы тәҗрибәдән хәбәрдар булуы мөһим.

Узган атнада Сабада алар өчен үткәрелгән “Авыл җирендә бакча балаларына һөнәри юнәлеш бирү чарасы буларак социаль партнерлар белән үзара хезмәттәшлек итү” темасына республика семинар-киңәшмәсе дә моның ачык чагылышы.

«Saba Balahoner» үзе генә ни тора! Сабага бу мәсьәләдә алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен республиканың 28 районыннан килделәр. Семинарда катнашучыларны муниципаль «Saba Balahoner» һөнәрләр шәһәре” социаль проекты белән таныш­тырган район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге мөдире Гөлназ Капитонова сөйләгәнчә, ул үзенең уникальлеге белән үзенчәлекле һәм ике меңнән артык баланы, күпләгән социаль партнерларны колачлый. Хәзерге вакытта райондагы 33 оешма-предприятиедә, учреждениедә мәктәпкәчә яшьтәгеләр күңеленә киләчәктә һөнәри үзбилгеләнү өчен нигез салуга юнәлеш бирү бүлмәләре булдырылган. 2021-2022 уку елында аларда 475 бала өчен шөгыль үткәрелгән. Һөнәрләр белән таныштыру атмосферасы ничек тудырылганын семинарда катнашучылар “Ак Барс Банк”, “Янгын сүндерү часте”, “ЮХИДИ” станцияләрендә күрделәр. “Ак Барс Банк” станциясендә офис-менеджер Ләйсән Шәймәрданова (фотода, сулда)  балаларны коммуналь хезмәт өчен түләгәндә акча белән эш итәргә өйрәтте. Балалар үзләре үк кассир да, инкассатор да, сак хезмәткәре дә булдылар.  Кечкенәдән һөнәри юнәлеш бирү буенча сабалылар тәҗрибәсен өйрәнү “Әллүки”, “Кыңгырау”, ”Бәләкәч” балалар бакчаларында дәвам итте. Мәктәпкәчә тәрбия методистлары “Кыңгырау”да “Балалар бакчасының иң  яхшы чәчтарашы” конкурсын, “Бәләкәч”тә иҗат сәнгатен үстерү буенча мастер-класс карадылар, “Әллүки”дә һөнәри юнәлеш бирүдә ата-аналар белән хезмәттәшлеккә кагылышлы чыгышлар тыңладылар. “Барысы нечкәлегенә кадәр уйланылган, районда зур колачлы эш башкарылган. Күңелдә бары тик соклану хисләре генә. Балаларны тормышка әзерләүдә югары профессионализм  күрдек, чемпио­натка сезнең тәҗрибәне күздә тотып әзер­ләнәчәкбез”, – дип кичерешләре белән уртаклашты Алексеевск районы мәгариф идарәсе белгече Ираида Зимина.

«Saba Balahoner» һөнәрләр шәһәре” социаль проектын тормышка ашыруда  социаль партнерлар белән үзара хезмәттәшлекне Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Йолдыз Хисамиева да югары бәяләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев