Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары хәрби сызыктагы ватандашларыбызга сәлам хатлары язды

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»

  Авыр минутларда һәр кешегә җылы сүз кирәк. Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга да җылы сүз - җан азыгы. Россиянең һәр төбәгеннән укучылар солдатларның, офицерларның күңелен күреп, сөендереп торалар. 7 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары язган күңелгә үтеп керерлек җылы хатлар һәм ясаган матур открыткалар тиздән солдат абыйларын сөендерәчәк. Үзләренең открыткаларында, хатларында балалар сугышчыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, хәзерге вакытта алгы сызыкта булган солдатларга җылы сүзләрен әйттеләр. Алар махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурлануларын, соклануларын белдерделәр. Балаларның бик теләп һәм яратып башкарган эшләре солдатларыбызга туган яктан сәлам булып, аларны  сөендерер, күңелләрен күтәрер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев