Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе Казанда Россия көненә багышланган бәйрәм концертында катнашты

12 июньдә «Казан» Гаилә үзәге янында Россия көненә багышланган зур бәйрәм концерты үтте.

Биредә җыелма хор, солисты Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина, башкаруында Россия гимны яңгырады. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары популяр рок-группалары «Большой куш» һәм «Мураками», «Созвездие - Йолдызлык» лауреатлары, «Дискотека авария» төркеме чыгышларын карый алдылар. 550дән  артык  «Созвездие - Йолдызлык» лауреатлары беренче тапкыр зур концертта катнашып, быелгы фестивальнең иң яхшы номерларын күрсәттеләр. Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Яшьлек» хореография коллективы (җит. Мөбәрәкзянова А.З.) үзенең биюләре белән сөендерде.

XVIII «Созвездие - Йолдызлык» фестивале быел «Миллионынчы катнашучы» лозунгы астында үтте. Нәкъ менә шуның кадәр Республика һәм күрше төбәкләрдән сәләтле балалар фестиваль хәрәкәттә катнашты. Алда әле безнең яшь артистлар - «Яшьлек» хореография коллективын - Кырымга иҗади сәфәр көтә. Республиканың 218 баласы Бакчасарай районының иң яхшы лагерьларының берсендә ял итәчәкләр шулай ук «Артек» лагеренда, Севастопольдә, Балаклавта һәм Бакчасарайда берничә концерт бирәчәкләр. Иҗади уңыш, яхшы ял сезгә, балалар.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев