2018 елның февраль аенда «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең рэсем һәм музыка бүлеге укучылары “Сказка дарит Новый год» Бөтенроссия иҗат конкурсы һәм «Талант - 2018» Халыкара интернет конкурсында катнаштылар.
Бәйгенен максатлары: күпмилләтле Россия Федерациясе мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү; талантлы балаларны ачыклау һәм һәрьяклы ярдәм күрсәтү; яшь буынның иҗади сәләтләрен ачу; балаларда иҗатка, матурлыкка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Конкурсантлар чыгышларын һәм эшләрен, профессионаллар, күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре: шагыйрьләр, композиторлар, Халык һәм Атказанган Россия артистлары, танылган актерлар, педагоглар бәяләде.
«Талант - 2018» Халыкара интернет конкурсы нәтиҗәләре:
- Хафизова Зөлфия (укытучысы Газизова Г. Р.) - I нче дәрәҗәге Лауреат;
- Якупова Ләйсән (укытучысы Газизова Г. Р.) - III нче дәрәҗәге Лауреат;
- Галимова Айдинә (укытучысы Хафизова Ч. Ф.) - III нче дәрәҗәге Лауреат;
- Миннигулова Алсу (укытучысы Хафизова Ч. Ф.) - I нче дәрәҗәге Дипломант;
- Мирасова Зәлинә (укытучысы Мөхетдинова Э. Н.) - I нче дәрәҗәге Дипломант;
- Хәлимов Адель һәм укытучы Маликова Чулпан Фаиловна дуэты «Дим» - I нче дәрәҗәге Дипломант;
- Хәлимов Аадел һәм укытучы Маликова Чулпан Фаиловна дуэты «Чаттануга чу-чу» - II нче дәрәҗәге Дипломант;
- фортепиано ансамбле (укытучысы Мөхетдинова Э. Н.) - II нче дәрәҗә Дипломант;
Һәм «Сказку дарит Новый год» Бөтенроссия иҗат конкурсында сәнгать бүлеге укучылары - Даминова Айсина, Хафизова Зөлфия, Гөлназ Кәбирова, Садуртдинова Азалия (укытучысы Газизова Г. Р.) I нче дәрәҗәле Дипломант булдылар.
Катнашучыларның барысын да котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Фото: http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев