Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балыкчылары Чулманны яулады

Бу тормышта һәр кешенең яраткан шөгыле була. Барыбыз да буш вакытында нидер белән мавыга

 

     Бу тормышта һәр кешенең яраткан шөгыле була. Барыбыз да буш вакытында нидер белән мавыга. Кемдер кага-суга, кемнәрдер домино, шахмат-шашка уйный, телевизордан көне буе сериаллар карый яки компьютер артында утыра.  Андыйлар, халык бәя биргәнчә, гадәти кешеләр рәтенә керәләр.

Бу язмам бик үк гадәти булмаган шөгыль ияләре – балыкчылар турында. Һава шартларының нинди булуына карамастан, буш вакытларында яр буенда яки боз өстендә утыручы балыкчылар 31 мартта Чулман елгасының Ташбака дип аталучы урынында боз астыннан балык тоту буенча 25нче тапкыр  юбилей ярышларын үткәрделәр. Татарстанның бер генә районында да рәттән чирек гасыр ярышканнарын тарих хәтерләмидер. 1999 елдан бирле оештырыла торган Саба балыкчыларының бу бәйгесе – үзенчәлекле рекорд.

Кырыктан артык балыкчы катнашкан ярышка килгәндә, ул бик дустанә һәм киеренке шартларда үтте. Бәйге төрле номинацияләрдә узды. Балыкны беренче булып тотучы номинациясендә бу юлларның авторы җиңүче булды: иң беренче тишелгән бәкедә үк миңа 600-700 граммлы судак капты. Азат Гарипов – 2нче, Расих Һадиев 3нче булып тоттылар. Иң зур судак буенча 1нче урын иясен ачыклау авыр булмады, чөнки Сабалы Айрат Шәһвәлиев тоткан 2,650 килолы балык башкаларныкыннан күпкә аерылып тора иде. Марат Юмагулов (1,350 кило) –2нче, Азат Гарипов (950 гр.) Знче урынга дәгъва кылдылар. Иң зур берш (сыла) буенча бәйгедә Иске Икшермәдән Альмир Закиров җиңде:  ул тоткан балык 550 грамм килде.  Фәнил Мөбәрәкҗановның сыласы 500 грамм иде (2нче урын).  Рамил Әхтәмов һәм Газинур Вафин тоткан сылалар бер үк авырлыкта  (450шәр грамм) булып чыкты. Өченче призерны ачыклау өчен акча чөйделәр, бәхет Рамилгә елмайды.

     Хәниф Тимербаев,

ярышларны оештыручы.

Тулырак "Саба таннары" газетасында  укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев