Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба делегациясе – Кырымда

"Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия" оешмасы Саба төбәк бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев җитәкчелегендәге делегация Кырым Республикасында үткәрелгән "Кырым күпере" төбәкара семинарында катнашты.

Семинар барышында Кырым Республикасының Дәүләт Советында түгәрәк өстәл узды. Ике республика арасындагы “Политспартап” проектын үтәү нәтиҗәләре тикшерелде. Татарстан делегациясе "Үсеш локомотивлары", шулай ук “Политзавод” иҗтимагый-сәяси проектларын тәкъдим итте. “Яшь гвардия”нең төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев Татарстан Дәүләт Советы каршында яшьләр парламенты формалаштыру буенча конкурсның яңа форматы турында сөйләде. Җа­вап визиты буларак, “Кырым күпере”нең Казандагы форумы 4 ноябрьдә – Халык бердәмлеге көнендә үтәчәк.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X