Бүген Кукмара районы Вахитов исемендәге хуҗалык призына алтынчы тапкыр милли көрәш ярышы үтте
Бүген Кукмара районы Вахит авылындагы «Батыр» спорткомплексында Вахитов исемендәге хуҗалык призына алтынчы тапкыр милли көрәш ярышы үтте. Анда Кукмара, Арча, Балтач, Мамадыш, Саба командалары катнашты. Безнең районнан Дилюс Хәйретдинов (28 кг), Реназ Гарипов ( 50 кг.), Ильшат Ибраһимов (65 кг.нан югары) үз үлчәү категорияләрендә –1нче, Инсаф Әхмәдуллин (60кг.) 2нче урыннарны алдылар (Тренерлары Илдар Ермолаев). Гомуми исәптә Саба командасы 2нче урынга чыкты.


Нет комментариев