Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба май-сыр комбинаты белән тыгыз элемтәдә булачаклар

Узган чәршәмбедә Саба му­ни­ципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең ин­вес­тицияләр үсеше һәм эш­мә­кәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Илнур Котдусов сөт җыйнаучылар белән киңәшмә үткәрде.

Сүз шәхси ху­җа­лык­лардан кабул итү пунктларына тапшырылган сөтнең сыйфаты һәм сату бәяләрен  көйләү мәсьәләләре турында  барды. Киңәшмәдә рай­он ветеринария берләшмәсе на­чальнигы Зөлфәт Ганиев катнаш­ты. Соңгы көннәрдә шәхси ху­җа­лыклар уртача 20 тонна  сөт са­та. Бу –2349 сыер продукциясе. Җәй­ге  чорда  сөт тапшыру  күләме арта, 27-28 тон­нага да җитә.

“Райондагы халыкның өстәмә керемнәре булып сөт акчасы тора. Продукция күбесенчә кооперативлар  аша  җыела. Алар  аша тапшырылса,  дәүләт субсидияләре дә өстәлә. Сөт җыйнаучылар литрына 26-28  сумнан түли.  Ни өчен бертигез бәяләр, мисалга, 28 сум  түгел дигән мәсьәлә  күтәрелде. Шул  максаттан сөтнең  сыйфаты буенча сөйләшүләр  алып  бардык. Эшкәртүче заводлар, трейдерлар  сыйфатка карап түли.  Чисталыкны саклап тапшырылмый, майлылыгы, тыгызлыгы түбән икән – бәясе дә кими. Шуңа да киңәшмәдә сөт тапшыручылар белән малларны дөрес  тәрбияләү, чирләрдән  саклау, гигиена таләпләрен үтәү мәсьәләсендә ветеринарлар  катнашында яңа­дан очрашып  сөйләшү турында сүз бул­ды. Максат – киләчәктә  сыер  асрап  сөт тапшыручыларга бәяне мак­сималь  арттыру һәм  вакытын­да  түләп бару. Саба  май-сыр  комбинаты  тулы  куәтенә  эш­ләп   киткәч,  алар белән дә ты­гыз  элем­тәдә булачакбыз. Бу өл­кәдә эш дәвам итә,  яңартылган мәгъ­лүматлар   район газетасы аша халыкка  җиткереләчәк”,– диде безгә Илнур  Илдус   улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев