Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба мөхтәсибәте мобилизациядәге райондашларыбызның әниләре, тормыш иптәшләре өчен вәгазь кичәсе оештырды

Мәҗлес изге ниятле дин кардәшебез ярдәме белән әзерләнгән мул сыйлы табын артында үтте. Чара кунаклары булып районыбыз авылларыннан 130га якын хатын-кыз килде.

 Кичәне Кукмара районыннан килгән дин белгече Райнур хәзрәт Газизов вәгазе ямьләндерде. Райнур хәзрәт үзе дә берничә тапкыр махсус хәрби операция зонасында булып кайткан. Ул кичәгә килгән мөхтәрәм хатын-кызларны Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә риза булу, сабырлыкның әҗере,  доганың көче турында вәгазьләндерде. Адәм баласының бу дөньяга яратылышы, сынулар турында дәлилләр китереп сөйләде. Сорауларга җаваплар бирде.  Кичәне төбәкара конкурслар лауреаты, Кукмара егете Маннур Вилданов башкаруындагы моңлы җырлар бизәде. Газиз улларының, ирләренең туган нигезләренә исән- имин әйләнеп кайтуларын сорап, аналар, апалар күмәкләшеп дога кылдылар. Ахырдан Мичән авылыннан килгән Хәния ханым  Һадиева (хәзерге вакытта улы СВО зонасында) барлык хатын-кызлар исеменнән  күркәм мәҗлес оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Берничә сәгатькә булса да борчуларыбыз онытылып торды, аралаштык, фикерләштек, бүгенге көндә барыбызны да бер уй берләштерә: дөньялар тынычлансын да, газизләребез белән исән-сау күрешүләр насыйп булсын"-диде ул. 

Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов катнашты һәм бәйрәм кунакларына изге теләкләрен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев