Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның Яңа ел КОТЛАВЫ
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле якташлар! Кайткан кунаклар! Сезне якынлашып килүче яңа 2025 ел белән чын күңелдән котлыйм.
Тәмамланучы елны халык хуҗалыгында көтелгән уңышлар һәм киләчәккә өмет белән, илебез, республикабыз, районыбыз үсеше өчен җаваплылык тою шартларында озатабыз. Яңа ел – якты киләчәккә ышаныч һәм шатлыклар вакыты. Традиция буенча, бу көннәрдә без бер-беребезне котлыйбыз, бәхет телибез, шулай ук башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз, тормыш планнары корабыз, бурычлар билгелибез.
Узып баручы ел әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Катлаулы сәяси чорда яшәсәк тә, уртак тырышлык һәм бердәмлек белән барлык кыенлыкларны җиңә барып, куелган максатларга ирешә алдык. Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катлаулы табигать шартларында көтелгән уңышны җыйнап алды, терлекчелек продукциясе җитештерүдә үсеш тәэмин ителде. Районда федераль үзәк һәм Хөкүмәтебез булышлыгында, республика Рәисе ярдәме белән ел дәвамында дәүләт программаларын, милли проектларны гамәлгә ашыру, биналар төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, юллар төзү һәм ремонтлау буенча эшләр тукталмады. Барлык казанышлар –безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. 2024 ел Россиядә Гаилә, республикабызда фәнни-технологик үсеш елы буларак истә калачак. Дөрестән дә, дөньяда тату һәм нык гаиләдән дә зур байлык юк. Без 2024 елда гаиләнең рухи гореф-гадәтләрен яңарттык, әти-әниләргә, балаларга һәм өлкәннәргә ихтирам һәм мәрхәмәт тәрбияләүнең яңа битләрен ачтык. Шулай ук тормышка заманча технологияләр үтеп керде, яшьләрне әлеге өлкәгә тарту чаралары үткәрелде.
Туган җиргә мәхәббәт, тотрыклы һәм тыныч тормышка омтылу хезмәт кешеләрен дә, бүген илнең иминлеген саклаучыларны да берләштерә. Хәзерге вакытта районыбыздан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр үзләренең хәрби бурычын үти. Барысы да безнең өчен чын батырлар! Без аларга ата-бабаларыбызның рухына тугры калып, эшләрен дәвам итеп, җиңү белән гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Ир-егетләребезне кирәк-яраклар белән тәэмин иткән игелекле кешеләргә, волонтерларга, гуманитар ярдәмне алгы сызыкка илтүчеләргә, хәрбиләрнең сабыр гаиләләренә олы рәхмәтемне җиткерәм.
Киләсе яңа ел да безнең өчен истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Җиңүнең кадерен яшь буынга җиткерү, тыл ветераннарын хөрмәтләү – барыбызның да изге бурычы. Шуңа бәйле рәвештә 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Районда 80 еллыкка багышланган күптөрле чаралар, яшь буында патриотизм, Бөек Ватан сугышы каһарманнары белән горурлык, аларга охшарга тырышу, туган җирне ярату хисләре тәрбияләү белән Бөек Җиңүнең әһәмиятен тиешле югарылыкка күтәрерләр дип ышанып калам. Әлбәттә, иң элек киләсе 2025 елның илгә тынычлык китерүен телибез һәм моңа үзебезнең тырыш хезмәтебез белән лаеклы өлеш кертә алабыз. Бу – һәркемнең изге теләге.
Узып баручы елның уңышлары яңа казанышлар өчен ышанычлы нигез, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә тагын бер ышанычлы адым булсын. Бүгенге уңышларыбызга үз заманында ныклы нигез салган өлкән буын вәкилләренә игътибар, кадер-хөрмәт тагын да артсын. Барыбызга да Яңа ел бәхет, тынычлык һәм иминлек бүләк итсен, уртак хезмәтебез илебезгә, республикабызга, районыбызга казаныш китерсен. Яңа ел Сезгә яңа планнар, өметләр алып килсен, иң яхшы омтылышларыгызны һәм хыялларыгызны тормышка ашырсын, яңа хезмәт ирешүләренә рухландырсын, күркәм үзгәрешләр, тотрыклылык, үсеш, иминлек һәм тынычлык елы булсын. Яңа елга булган якты өметләр безне һәрвакыт җылытып торсын. Яңа елдагы мөһим вакыйгалар Ватаныбыз, халкыбыз язмышына хәерле, игелекле киләчәк насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев