Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы башлыгы САБАНТУЙ бәйрәме белән котлавы

Кадерле райондашлар, кайткан кунаклар, якташлар!

Барлык Саба районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне кайнар сәламлим һәм ихлас күңелдән милләтебезнең гүзәл бәйрәме Сабантуй белән тәбрик итәм. Борынгыдан язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуйны – ел саен шатланып көтеп алабыз. Сабан туенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын чакырып, аларга рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Авыл эшчәннәренең районыбыз социаль-икътисадый үсешенә керткән олы хезмәтләре чиксез хөрмәткә лаек. Без аларның уңышлары белән горурланабыз.

Сабантуй бәйрәме безнең милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларын чагылдыра. Очына чиккән сөлге эленгән агач колга исә бөтен татар дөньясын берләштерүче символ да. Сабалыларның ачык йөзе, дустанә мөнәсәбәте олысын-кечесен, яшен-картын, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен, районыбыз кунакларын бер мәйданга җыя. Без яшәгән гүзәл Саба җирендә дә рухи байлык, туганлык һәм үзара татулык чишмәсе беркайчан да кипмәс-саекмас. "Үткәннән гыйб­рәт ал, киләчәкне кү­рергә яхшы булыр", – ди халкыбыз. Сабантуй безне милли тамырларыбызга һәм традицияләребезгә алып кайта, бер үк вакытта алдагы көннәргә ышаныч бирә, киләчәгебез якты буласына өмет өсти. Сабантуй бәйрәме үзенең кабатланмас төсмерләрен саклап килә, күркәм традицияләребез һәм рухи кыйммәтләребез белән якыннан танышу мөмкинлеге дә бирә.

Ихлас күңелдән Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим. Тормышларыгыз мул булсын, барлык хыялларыгыз чынга ашсын, алдагы көннәрдә дә йортларыгызда дуслык, тынычлык хөкем сөрсен!

Фото: Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев