Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-атлар командалары арасында волейбол Чемпионаты

2019 елның 30 нчы апрелендә хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба районы чемпионаты төгәлләнде (район этабы). Чемпионатта барлыгы 16 команда катнашты, ә бу 160 тан артык катнашучы.

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы; Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов; ШЛПУМГ начальнигы Нурисламов Ришат Габделиксанович; Саба муниципаль районы волейбол федерациясе рәисе Вәлиев Фәнис Таһир улы катнашты.

Турнир тәмамланганнан соң иң яхшы уенчылар ачыкланды:

2019 ел сезоны авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты:

Байрамов Инсаф Тимершык командасы

Рәхимуллин Радик КОРСАБАШ командасы

Хәбибрахманов Салават Бигәнәй командасы

Шакиров Илһам СИМЕТ командасы

1 урын – Корсабаш;

2 урын – Тимершык;

3 урын – Симет;

4 урын-Бигеней.

Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары ир-ат командалары һәм 2019 ел сезоны ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионаты (район этабы)

Тимербаев Рамил РЭС командасы

ХУббАтуллин Альберт ЖД командасы

Мөхәммәтшин Алмаз ШЛПУМГ командасы

Шәкүров Азат САБЫГАЗ 2 командасы

1 урын – ШЛПУМГ;

2 урын – Сабыгаз 2;

3 урын –ЖД;

4 урын – РЭЧ.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук иң яхшы уенчылар Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев