Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир дәвам итә

    Саба җирле бүлегенең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Сатыш авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә, Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир үткәрде.

    Кичә, 2019 елның 10 ноябрендә турнир Сатыш авыл җирлегенең Сатыш мәдәният йортында старт алды. Турнир 1х1 форматында, олимпия системасы буенча узды.

    Турнир нәтиҗәләре буенча ике катнашучы – Илфан Каримуллин һәм Ринат Исмагыйлев 2019 елның 1 декабрендә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында узачак финал этабына чакыру алды.

    Исегезгә төшерәбез, киберфутбол буенча турнир ноябрь дәвамында Явлаштау һәм Шәмәрдән авыл җирлекләре территориясендә узачак.

     

    17 ноябрь 2019 ел – Явлаштау авылы мәдәният йорты,

    24 ноябрь, 2019 ел-Шәмәрдән авылы мәдәният йорты

    2019 елның 1 декабрь-финал этабы

    Башлана: 10.00 сәгатьтә.

    Фото: saby.tatarstan.ru

    Чыганак: saby.tatarstan.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: