Сәламәтлек сагында
Гайратджон Абдукарим улы Ходжаматов Таҗикстанда туып үскән. Шунда ук медицина көллиятен тәмамлаган. Аннары Россиягә күченеп, Оренбург Дәүләт Медицина университетына укырга керә. 6 ел укыгач, табиб-терапевт белгечлеге ала. Аннары Казанга күчеп, табиб-кардиолог белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университеты ординатурасына укырга керә. 2023 елның сентябрендә, аспирантураны тәмамлап, табиб-кардиолог аккредитациясен ала һәм декабрьдән Саба район үзәк хастаханәсендә эшли башлый. Өйләнгән, кызы бар.
Гайратджон Абдукарим улына халыкны сәламәтләндерү өлкәсендә уңышлар, иминлек телибез.
Саба үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте


Нет комментариев