Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба спорт комплексында Наил Хәмидуллин истәлегенә көрәштеләр

Бүген  Саба спорт комплексында  Наил Хәмидуллин истәлегенә 2002-2003  елгы һәм 2004  елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ачык республика шәхси турниры булып узды.

Бәйгедә республиканың 13 районыннан   килгән 170тән артык үсмер катнашты. Наил Хөснулла улы Хәмидуллинның исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Аның турында башка төбәкләргә килгән көрәшчеләргә дә ярышларны ачу тантанасында тулы мәгълүмат бирелде. Аның тормыш  юлы яшьләргә  матур  үрнәк булыр тора, диелде. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов та турнирда катнашучыларны тәбрикләү чыгышында аның исемен ихтирам белән искә алды. Якташыбыз аның истәлегенә багышлап бәйгеләр уздырырга лаеклы тормыш юлы узган шәхес. Тумышы белән Алан-Елга авылыннан булган Наил Хәмидуллин егетләрнең күпчелеге кебек үк кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, Сабантуй мәйданнарында көрәшкән. Республиканың "Динамо" спорт җәмгыяте башлыгы урынбасары булып эшләгәч, соңгы елларда татар милли көрәш федерациясендә башкарма директор булды. Наил Хөснулла  улы  кайда ничә келәм булуын гына түгел, һәр райондагы көрәшчеләрне дә исемләп белә иде. Хәтта район башлыкларының да игътибарын милли көрәшкә бора алды. Аны исә барысы да туры сүзле, гадел һәм таләпчән кеше буларак белде. Көрәшчеләр Наил Хәмидуллинны бер  минут тынлык белән искә  алдылар. Алан-Елга зиратына барып каберенә  чәчәкләр салдылар.

 Ярышта  катнашкан Наил Хәмидуллинын бертуган энеләре  подполковник Раил , Фидаил һәм Данил да көрәшеп  үскән, республика  ярышлары  призерлары  булган кешеләр.  ТР «Көрәш» федерациясенең башкарма директоры, СССРның спорт мастеры Равил  Хәйруллин бүгенге турнирны 2020 елның февраль ахыры  март  башында булачак “Сабантуй” газетасы призына ярышларга   әзерлек булып тора дип   белдерде. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр спорт мастерлыгына  кандидат нормасын  үтәүгә  дәгъва итүчеләр булып торачаклар.  Равил Хәйруллин Инсаф Фәйзрахманов  һәм Ленар Биктимеров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатын тапшырды.

 Көрәш ике  келәмдә биш сәгатьтән артык дәвам итте. Үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннарны алдылар:

2004 елгы һәм яшьрәк булган көрәшчеләр арасында:

36 кг. га кадәр авырлык категориясе: 1. Линар Хәкимов (Кукмара).2. Булат Әхмәдуллин (Байлар Сабасы). 3. Ильяс Юсупов (Балтач)

40 кг. га кадәр: 1. Рамил Антонов (Теләче). 2. Рөстәм Багаутдинов (Кукмара). 3. Ильяс Габдрахманов (Мамадыш)

43 кг. га кадәр: 1. Гатауллин Рамил (Байлар Сабасы). 2. Данилов Алексей (Кукмара). 3. Делюс Ибраһимов (Байлар Сабасы)

46 кг. га кадәр: 1. Григорьев Богдан (Кукмара). 2. Габдрахманов Илфар (Байлар Сабасы).

3. Закиров Ислам (Азнакай)

Җиңүгә омтылыш өчен Ришат Марданов бүләкләнде (Актаныш)

50 кг. га кадәр: 1. Миннигалиев Илфат (Азнакай). 2. Григорьев Артем (Кукмара). 3. Хәлиуллин Нияз (Байлар Сабасы)

55 кг. га кадәр: 1. Мөхәммәдиев Артур (Биектау). 2. Зарипов Ранис (Балтач).

3. Мөхәммәтҗанов Аяз (Кукмара)

65 кг. га кадәр: 1. Таһиров Ислам (Байлар Сабасы). 2. Садриев Данис (Авиатөзелеш районы)

3. Исроилов Шахзодо (Авиатөзелеш районы)

80 кг. га кадәр: 1. Авдеев Салават (Арча). 2. Ахунҗанов Рифат (Байлар Сабасы).

3. Гыйззәтуллин Ирек (Мамадыш)

 80 кг. нан артык.: 1. Газизов Кәрим (Байлар Сабасы). 2. Сөнгатуллин Адель (Арча). 3. Әһлиуллин Делюс (Кукмара)

2002-2003 елгы яшь категориясе:

55 кг. га кадәр. 1. Вәлиуллин Адел (Авиатөзелеш районы). 2. Каюмов Нияз (Байлар Сабасы). 3. Кибяков Руслан (Авиатөзелеш районы)

60 кг. га кадәр. 1. Кутбутдинов Азим (Авиатөзелеш районы). 2. Хәбетдинов Салават (Актаныш)

3. Шәйхетдинов Дамир (Мамадыш).

 65 кг. га кадәр .: 1. Билалов Артур (Байлар Сабасы). 2. Кәбиров Айназ (Авиатөзелеш районы)

3. Хәйруллин Муса (Яшел Үзән).

 75 кг. га кадәр .: 1. Кәримуллин Инсаф (Кукмара). 2. Сәлимов Руслан (Азнакай). 3. Шәрифуллин Марсель (Авиатөзелеш районы)

75 кг. нан артык . 1. Фәхретдинов Илсаф (Кукмара). 2. Мөбарәкшин Инсаф (Арча). 3. Зарипов Багир (Теләче)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев