Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Саба урта мәктәбенең әти-әниләр комитеты республика күләмендә абсолют җиңүче булды

Республика күләмендә 8нче ел рәттән үткәрелүче, мәктәп һәм әти-әниләр арасындагы күперне тагын да ныгытучы “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең финалы быел Мөслим районында үтте.

   Зона һәм ярымфинал этапларында җиңү яулаган 17 команда биредә үзләренең иҗади, креатив, яңалыкка омтылучан, бердәм һәм дус икәнлекләрен раслап, көч сынаштылар.  Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Хәтер һәм батырлык” исеме астында күрсәтелгән иҗади чыгышларны күз яшьләрсез генә карап булмады. Әти-әниләр һәм мәктәп коллективы бергә тормышка ашыра торган иҗади проектлар исә бүгенге көндә актуаль булган темаларны үз эченә алган иде. 
     Саба урта мәктәбенең гомуми әти-әниләр комитеты әлеге бәйгедә лаеклы чыгыш ясап, Гран-прига ия булды. Аларны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Мондый уңышка, һичшиксез, әти-әниләрнең, укучыларның һәм мәктәп коллективының бердәм хезмәт нәтиҗәсе аша  гына ирешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев