Сабада балалар өчен Рамазан гаете бәйрәме узды
Дини чара Сабаның өч мәхәлләсе ярдәме белән оештырылды.
Чара Сабаның өч мәхәлләсе ярдәме белән оештырылды. Шуңа да балалар карусель, батутларда бушлай гына күңел ачтылар. Шулай ук мәйданда Коръән сүрәләре уку, азан әйтү, дини конкурслар да үткәрелде. Һәр балага оештыручылар бүләкләрне мулдан тараттылар. Бәйрәмнең максаты – Рамазан бәйрәменең олуглыгын таныту, балаларыбыз яңа ел кебек дөньяви бәйрәмнәрне генә түгел, гает көннәрен дә танысыннар иде, ди оештыручылар. Гает бәйрәмен зурлап килүчеләр күп булды ул көнне мәйданда. Бала-чага рәхәтләнеп күңел ачты, тәм-томнар белән сыйланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев