Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САБАДА “БРАЗИЛИЯ” БЕЛӘН “ИСПАНИЯ” ТУП ТИПТЕ

13 августта “Олимп” стадионында Саба муниципаль районы башкарма комитеты һәм татар эстрадасы артистлары арасында «Туп­лы тамаша» дип аталган футбол уены узды.

“Без, татар эстрадасы артистлары, атна саен Казанда җыелып футбол уйныйбыз. Районнарда да моны оештырып, концертлар куеп кайту идеясе Россия күләмендәге артистлар арасындагы футбол ярышларын карагач уема килде. Районнар да әлеге идеяне күтәреп алды. Беренче итеп без Арча шәһәрендә бәләкәй генә состав белән гөрләдек, хәзер Сабада футбол уйнарга 18 артист кайтты, соңрак концертка кушылучылар тагын булачак” – диде артистлар футбол командасы капитаны Фәнил Вакказов. Бу командада танылган җырчылар Филүс Каһиров, Фәрит Низамиев, Илнар Сәйфиев, Илназ Гарипов арасында якташыбыз Зөлфәт Зиннуров, Илшат Вакказов та бар иде. Артистлар Сабаны ошаткан, йортларның бәясен сораучылар да булды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев