Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада җирле үзидарә хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Казандагы “Саба якташлары” региональ иҗтимагый оешмасы Саба районы хакимияте белән берлектә муниципаль хезмәткәрләргә бәйрәм чарасы оештырды

    21 апрель- җирле үзидарә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

   Җирле үзидарә хакимият белән халык арасындагы элемтәне ныгытуда зур хезмәт башкара. Авыл җирлекләре башлыкларына, башкарма комитет хезмәткәрләренә  халыкның тормыш дәрәҗәсен, авылларда яшәү шартларын яхшыртуда,  төрле уңайлыклар тудыруда зур вазыйфа йөкләнгән. Бүгенге көндә районыбызның җирле үзидарә системасы 21 муниципаль берәмлекне үз эченә ала, аларда 120  муниципаль хезмәткәр һәм   158 депутат хезмәт куя.  Узган сишәмбедә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Саба мәдәният йортына әлеге җаваплы вазыйфаларны башкаручы райондашларыбыз бәйрәм чарасына чакырып хөрмәтләнделәр.

   Казандагы “Саба якташлары” региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылган кичә җирле үзидарә органнарында хезмәт куючыларга дәүләт бүләкләре тапшыру белән башланып китте. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов муниципаль хезмәткәрләргә котлау сүзләрен дә ирештерде: “Җирле үзидарә - район хакимиятенең ышанычлы таянычы. Бу җаваплы хезмәтне белемле, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуда үзләрен аямыйча, заман белән бергә атлаучы кешеләр генә башкара ала. Сезнең тырышлык белән дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, яңа, матур йортлар төзелә, төрле социаль-мәдәни көнкүреш объектлары файдалануга тапшырыла. Шуның нәтиҗәсе -районыбыз авыллары күзгә күренеп үзгәрә, авыл кешесенең киләчәк көнгә ышанычы арта. Тынгысыз хезмәтегез өчен зур рәхмәт, барыгызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр эшегездә һөнәри уңышлар телим!”-диде ул.  Рәис Нургали улы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне һәм актив җәмәгать эшчәлеге өчен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, “Саба якташлары” региональ иҗтимагый оешмасы җитәчесе Мәҗит Салиховка Саба муниципаль районының Алтын билгесен тапшырды. Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүне 2023 ел йомгаклары буенча I урынга лаек булган  Юлбат, Мишә (IIурын) Килдебәк (IIIурын) авыл җирлекләре башлыклары  Талип Шәмсиев, Азат Гатиятуллин, Нияз Заһидулин Саба муниципаль районы Дипломы белән бүләкләнделәр. Гран-прига Саба шәһәр җирлеге (җитәкчесе Расих Хәсәнов) ия булды. Тәбрикләнүләрдән соң райондашларыбызга “Саба якташлары” оешмасыннан музыкаль бүләк- Саба төбәгеннән чыккан сәхнә йолдызлары катнашында бай эчтәлекле концерт тәкъдим ителде. Программада Илнат Фархуллин, Энҗе Шәймурзина, Айгөл Бариева, Гүзәл Гульвердиева, Ядкәр Хәбибуллин, Айдар Тимербаев, Тәслимә Низами, Гөлсинә Сабыр, Әлфия Хәсәнова, Илназ Миңнеханов, Илнар Зәйнетдинов чыгыш ясады. Ахырдан Мәҗит Салихов якташ артистларыбызга да матур концерт тәкъдим иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев