Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САБАДА КАЙСЫ ФӘННӘРНЕ САЙЛАГАННАР?

Чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнары бирер көннәре якынлаша. Быел районда гомуми урта белем бирү мәктәпләрен 130 укучы (чагыштыру өчен: 2015 елда – 216) тәмамлый.

Аларның барысы да рус теленнән имтихан бирәчәк. Математика исә база һәм профиль вариантларына аерыла. Беренчесен сайлаганнар гуманитар юнәлеш буенча гына укырга керә алалар. База дәрәҗәсендә БДИне – 123, профиль дәрәҗәсендә 77 укучы бирәчәк. Физиканы –27, химияне –23, информатиканы –3, биологияне –31, тарихны –11, инглиз телен –10 , җәмгыять белемен 72, рус әдәбиятын – 8, ә географияне нибары 1 укучы сайлаган. 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарында зур яңалык булмаячак. Дөрес, кайбер фәннәр буенча контроль-бәяләү материалларында берникадәр үзгәрешләр көтелә. Шулай ук аерым фәннәрдән барлык үтәлгән биремнәр өчен алып була торган максималь баллар үзгәргән. Рус теленнән лексик нормаларны белүгә багышланган бирем өстәлгән. Хәзер сөйләм хатасын табып, аны дөресләргә кирәк булачак. Ата-аналар ул үзгәрешләр белән педагогик бәяләүләр федераль институтының сайтында http://fipi.ru/ таныша алалар. Имтиханнар 28 майдан 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Төрле сәбәпләр аркасында вакытында тапшыра алмаучыларга сентябрь башында имтихан бирү мөмкинлеге тудырыла.

Фото: http://www.tatar-inform.ru | Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев