Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Нард спорты популярлаша

“Сабантуй” спорт комплексында спорт нарды (CLASSIC дисциплинасы) буенча балалар турниры үткәрелде.

 

 “Сабантуй” спорт комплексында спорт нарды (CLASSIC дисциплинасы) буенча балалар турниры үткәрелде. Ярышларда  Саба, Шәмәрдән, Казан һәм Нократ Аланыннан  килгән 31  яшь  спортчы  катнашты.  Призерлар  9 турдан  соң  ачыкланды. Балалар  арасында Алмаз Нигъмәтҗанов  (Шәмәрдән) – 1нче, Камилла Кәримуллина (Саба) –2нче, Амира Галиуллина 3нче урыннарны алдылар. Үсмерләр категориясендә Инсаф Мөхәммәдияров (Саба) җиңү яулады. Хәлим Габдрахманов (Нократ Аланы), Ралина Галиуллина (Казан) призерлар булдылар. Катнашучыларга  турнирның спонсорлары “Саба тәрәзәләре”  (Рафаэль Кәримуллин) һәм “Кормовые технологии” (Айнур Галиуллин) җәмгыятьләре, Илнар Сәлимов (ФСИН) әзерләгән  истәлек призлары һәм бүләкләре тапшырылды. Үсеп   килүче  буынны  спортның   яңа  төрләренә тартуда яшьләр  эшләре һәм  спорт бүлегенең дә булышлыгын  билгеләп  үтәсе   килә.

Равия  Кәримова,

тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев