Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада суасты көймәләрендә хезмәт иткән ветераннар үсмерләр өчен көрәш оештырды

19 мартта суасты көймәсендә хезмәт итүчеләр  көне билгеләп  үтелде.

 

 

“Подводниклар” –  бик хәвефле, әмма Ватаныбыз чик­ләрен саклау өчен кирәкле һөнәр. Районыбызда суасты көймәләрендә хезмәт иткән матрослар, старшиналар, офицерлар  яши. Алар кешегә гомер-гомергә  алар нык холыклы, тәвәккәл, кыю булулары белән аерылып торалар. Яшь буында да шундый егетлек сыйфатлары тәрбияләү уе белән  яшиләр.Быел районыбызның хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләре 2001 елда  туган һәм яшьрәк үсмерләр арасында  үткәрелгән   көрәш бәйгесенең  спонсорлары  булдылар. Район тарихында беренче тапкыр ВМФ ветераннары   көче белән шундый  ярыш  үткәрелде. Бүген 23  мартта үткәрелгән ярышны оештыруны шулай ук яшьләр эшләре һәм  спорт  бүлеге  финанслады.  Бәйгене  ачу тантанасын флотта хезмәт иткән Фидаил һәм Фларис Вакказовлар алып  барды. Көрәшчеләрне район башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов тәбрикләде.  Роберт Шәрифҗановка ВМФта хәрби бурычын намус белән үтәгәне өчен, яшьләр эшләре һәм  спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гариповка  һәм тренер Илдар Ермолаевка яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә актив катнашулары, Диңгез флоты традицияләрен популяраштыруга керткән өлешләре өчен  Татарстан Республикасы Диңгез  җыены советы рәисе Ш.Х.Сөнгатов имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды. Хәрби  комиссар Фәнис  Закиров патриотик эшчәнлеге өчен ветеран  көрәшче Вакыйф Җамалиевны Грамота белән бүләкләде.

Келәмгә I сыйныф  укучыларыннан башлап 70тан  егет үсмер чыкты. Алар  арасында  батырлар түбәндәгечә  ачыкланды:

25 кг. 1.Дамир Хәсәншин. 2. Әнвәр Вакказов. 3. Мөхәммәт Исмәгыйлов.

30 кг.  1.Инсаф Әхмәдуллин. 2. Азат Мусин. 3. Рөстәм Дәүлиев.

32 кг. 1.Ильяс Габдерахманов. 2. Шерзоджан Шафаров. 3. Райнур Зиннәтов.

36 кг. 1.Адель Гаянов. 2. Айнур Хаҗиев. 3.Илназ Гарипов.

40 кг. Динияр Хәсбиев. 2. Ислам Ибәтуллин. 3. Ильяс Гатауллин.

46 кг. 1.Ильяс Хәлиуллин. 2. Дилюс Ибраһимов. 3. Илфат Габдерахманов.

55 кг. 1.Нияз Каюмов. 2. Данияр Мифтахов. 3. Булат Сөнгатуллин.

60 кг. 1.Нурсил Сафиуллин (иң  яхшы техник  алым  күрсәтүче буларак та  билгеләп  үтелде). 2. Илнаф Дәүләтшин. 3. Эмиль Фәһмиев.

75 кг. 1. Салават Гәрәев. 2. Айнур Гарипов. 3. Адель Газизҗанов.

78 кг.нан  югары: 1.Кәрим Газизов. 2. Булат Мөбарәкшин. 3. Ибраһим Исмәгыйлов. Аларга Грамоталар һәм медальләрне спонсорлар  –  флот ветераннары  тапшырды.

Олыяздан  килгән иң   яшь  көрәшче – 7 яшьлек Кәрим Гыймранов та бүләк  алды.  

Фәнил Мәүлетов  фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев