Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада туган якны өйрәнү музеена нигез салучы Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиеваны искә алу кичәсе

Бүген район үзәк китапханәсе бинасында Сабада туган якны өйрәнү музеена нигез салучы Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиеваны искә алу кичәсе булды.

Бүген район үзәк китапханәсе бинасында Сабада туган  якны  өйрәнү музеена нигез  салучы Рәйсә Бәдретдин  кызы  Сираҗиеваны  искә алу кичәсе булды. “Халык хәтере сакчысы” дип исемләнгән чарада Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе, тарихчы-археолог, галим, профессор Альберт  Борһанов  катнашты. Кичәгә Рәйсә  Сираҗиеваны  хөрмәт итеп   килүчеләр аның хакында якты хатирәләре белән  уртаклаштылар. Альберт Борһанов татар халкының тарихы турында объектив белемнәрне таратуда,  яшьләрдә туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә актив эшчәнлекләре  өчен район  музее, “Саба таңнары” газетасы редакциясе  коллективына, тарихчы Илдар Сафинга, Саба муниципаль районының туризм үсеше буенча белгеч  Тамчыгөл  Вәлиева Бөтендөнья татар  конгрессының  туган  якны  өйрәнүчеләр белән эшләү  комитеты Рәхмәт хатларын тапшырды.  Рәйсә Сираҗиеваның хезмәтен һәм исемен  мәңгеләштерү максатында ул яшәгән  йортка мемориал такта  куярга, аңа багышланган  укулар  һәм башка   чаралар  үткәрергә тәкъдим итте. Бу  хакта туларак район газетасында.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X