Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада узган районкүләм ифтарда 450 кеше авыз ачты

Рамазан аеның 28нче көнендә Байлар Сабасында зур ифтар ашы узды.

Районда беренче тапкыр мондый зур күләмдә оештырылган авыз ачу мәҗлесендә 450ләп кеше катнашты. Ифтарда Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, районыбызның һәр авыл җирлегеннән дин тотучылары катнашты. Авыз ачканчы, хәзрәтләр тарафыннан рамазан ае, ураза тотуның фазыйләтләре хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләнелде, Коръән сүрәләре укылды, азан әйткәч, җәмәгать белән ахшам намазы укылды. Күмәк намаздан соң халык Спорткомлексның бер як залына әзерләнгән мул сыйлы табыннар янына тезелеште. Рамазан аен зурлап, ураза тотучыларны хөрмәтләп үткәрелгән бу чарадан һәркем дә канәгать калды һәм соңыннан оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткереп таралышты.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев